Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк мәсьәлә

Шәдчедә татарча мультфильм карыйлар

Мультфильмнар табигатьне сакларга, яратырга, дус булырга, бердәм яшәргә, әйләнә-тирәне өйрәнергә, әти-әниләрнең сүзен тыңларга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтә.

Мультфильмнарның күпчелеге бөек шагыйрь Г. Тукайның шигырь һәм әкиятләренә нигезләнеп тә төшерелгән. Әби-бабайларыбыздан, дәресләрдән укып белгән Шурәле, Су анасын җанлы итеп күрү балаларда зур тәэсир калдыра.
Шәдче мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларга "Без яраткан мультфильмнар" дип исемләнгән татарча мультфильм карау оештырдылар. Соңыннан балалар белән мультфильмның эчтәлеге, аңлашылмаган сүзләре буенча әңгәмә үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шәдче Татарча мультфильм