Сабантуйда Тройсын да күрсәтелде
Тройсын – яшеллек һәм яфрак бәйрәме. Ул Пасхадан соң 7 атна узгач – 50 нче көндә башлана һәм өч көн дәвам итә. Быел тройсын 12 июньгә, ягьни сабантуйга туры килде.
Дүсмәт авылының "Җиңгәчәйләр" фольклор ансамбле үзләренең йола бәйрәмнәрен һәрвакыт билгеләп үтәргә һәм авылдашларына да җиткерергә тырыша. Быел 12 июнь көнне узган авыл сабантуенда алар Тройсын бәйрәменең бер күренешен күрсәттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев