Россия көнендә рәсем конкурсы үткәрделәр
Көнүзәк мәсьәлә

Россия көнендә рәсем конкурсы үткәрделәр

12 июньдә Россия көне узды. Бу – меңъеллык тарихлы, бай мираслы үзенең иксез-чиксез киңлекләрендәге күп милләтләрне һәм мәдәниятләрне берләштергән дәүләт көне.

Илебезнең төп байлыгы аның күпмилләтле халкы. Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә. Шул уңайдан, Комазан башы авылы китапханәсендә, балалар һәм яшүсмерләр белән, "Минем бөек Россиям" дигән рәсем конкурсы оештырдылар.


Комазан башы Россия көне

Нет комментариев