Республикада битлек режимы туктатылырга мөмкин
Бу Татарстанда коронавирус белән авыручылар санының кимүенә бәйле.
“Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, Татарстан Хөкүмәте карарына тиешле үзгәрешләр әзерләнә”, - ди ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сүзләренә караганда, коронавирус инфекциясе һәм пневмония белән авыручылар саны кимегән.
65 яшьтән өлкәннәр һәм хроник төстәге йөрәк-кан тамырлары авырулары булганнар өчен маска режимы сакланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев