Пушкинда кунакта булдылар
Пушкин көне уңаеннан Югары Сон авылы китапханәсендә кече яшьтәге балалар очен «А. С. Пушкин әкиятләре бездә кунакта» дигән темага әдәби уен-викторина уздырдылар.
Пушкин көне китап күргәзмәсенә күзәтү белән башланып китте. «Рус әдәбиятенә нигез салучы» исемендәге презентация күрсәтеп, балалар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырылдылар. Балалар бик теләп «Пушкин әкиятләре белгече», «Табылдыклар бюросы», «Тылсымлы сүзләр», «Шигырьне дәвам ит» конкурсларында катнаштылар. «Золотая рыбка» сүзеннән яңа сүзләр төзеделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев