Поликлиникада киеренкелек кимеде
Аларның зур күпчелегендә ОРВИ симптомнары күзәтелә.
Киеренкелек кими бара
Пандемия кайчан бетәсен беркем дә тәгаен генә әйтә алмый бүген. Яңа ел алдыннан коронавирус белән авыручылар саны кими төшкән иде, Яңа ел бәйрәме ялларыннан соң тән температуралары күтәрелү, хәлсезлек һәм коронавируска хас билгеләр белән мөрәҗәгать итүчеләр тагын да арта башлады. Шунлыктан, район үзәк хастаханәсендә яңадан “кызыл зона” булдырылды. Атнаның дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 10.00 сәгатьтән алып 13.00 сәгатькә кадәр эшли ул. Табиблар белдергәнчә, пациентларда ОРВИ симптомнары өстенлек итә. Гыйнварның икенче яртысында хастаханәгә көнгә 70кә якын пациент мөрәҗәгать иткән булган. Бүген аларның саны 20-30дан артмый. Вируслы пневмония белән атнага биш-алты авыру дәваланырга яткырыла.
Ял көннәрендә дә эшлиләр
Рәзилә Хөснетдинова район үзәк хастаханәсендә 2021нче елның апрель аеннан бирле хезмәт куя. Поликлиниканың 2нче участок фельдшеры ул. Аның кулы астында – шәһәрнең базарыннан хастаханәгә кадәрге арадагы 25 урамда яшәүче 1790 кеше.
–Безгә мөрәҗәгать итүче-ләрнең зур күпчелеге хәлсезлектән, тән тем-ператураларының югары булуыннан, борын тыгылудан, тамак авыртуыннан зарланалар. Пациентлар табиб кабинетына эләккәнче фильтр аша узалар. Аларның күбесе амбулатория дәвалануы алалар. Авыруларга кирәкле дәвалану курслары билгелибез, нинди дару-препаратлар кулланырга кирәклеген әйтәбез. Чакыру буенча да чыгабыз. Узган атнада шимбә һәм якшәмбе көннәрендә дә эшли башладык. Кайчагында эш сәгате чыккач та авыруларны кабул итәбез. Мин “кызыл зона”да да эшлим. Бүгенге көндә провизор госпитальдә 22 авыру дәвалана. Берсе – авыр хәлдә. Кызганычка каршы, ул вакцинация ясатмаган. Ә менә укол кадатканнар авыруны җиңел кичерәләр һәм бер атна эчендә савыгалар. Шуңа күрә бүгенге вәзгыятьне вакцинация ясатып, сәламәтлек турында кайгыртып кына җиңеп булачагын күптән аңларга вакыт инде, – диде ул.
Вакытында яптылар
Сүз моннан ике атна элек шәһәрдәге белем бирү учреждениеләрендә укытуны вакытлыча туктатып тору турында бара. Ул чагында балалар поликлиникасында хезмәт куючы медицина хезмәткәрләре өчен “кызу урак” өсте булды. Көнгә 25-30 чакыруга чыгарга туры килә аларга. Үзләренең бер машиналары гына өлгермәгәнлектән, авыруларга ярдәм күрсәтү өчен тагын өч машина бирелә.
–Бүгенге көнгә 386 балага ОРВИ диагнозы куелды. Балалар поликлиникасында пациентлар өчен ике фильтр оештырылды. Алар аша көнгә 40ар яшь пациент узган чаклар да булды. Бүген алар10-12дән артмый. Биредә без балаларны тикшерәбез, экспресс һәм ПЦР-тестлар уздырабыз. Шуларга нигезләнеп, дәвалау курслары билгелибез. Бүген авыруларны дистанцион рәвештә дә дәвалау мөмкинлеге бар. Өйгә чакырулар күпкә кимеде. Күптән түгел район үзәк хастаханәсенә 12-17 яшьлек балалар өчен коронавируска каршы 50 доза вакцинация кайтты. Ике яшүсмер аны кадаттылар инде. Хәлләрен тикшереп торабыз, уколны җиңел кичерделәр. Икенче вакцинацияне ясатачаклар. Без уколны ата-аналар рөхсәте белән кадыйбыз, бер кешене дә мәҗбүриләтү юк, – дип сөйләде районның табиб-педиаторы Раушания Шәфыйкова.
Участок табиб-педиаторы Нурия Әхмәтова киңәшләре:
Әгәр дә бер яшькә кадәр баланың тән температурасы күтәрелә икән, аны хастаханәгә салырга кирәк булачак. Олырак балаларга килгәндә, теләсә нинди вируслы авыру вакытында беренче өч тәүлектә тән температурасы югары була. Авыру беркая да чыкмаска, күп итеп сыеклык эчәргә, табиб билгеләгән күрсәтмәләрне үтәргә тиеш. 72 сәгатьтән соң температура төшмәсә, баланың хәленә карап, ул хастаханәгә салына. Әгәр дә баланың сулыш алуы авырайса, көзән җыера башласа, андыйлар да хастаханәдә дәвалана. Бала ашый-эчә, йөгерә, уйный икән, андыйларны өйдә калдырырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев