Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк мәсьәлә

Онкоавыру диагнозы куелган мамадышлылар вакцинация турында ни сөйлиләр

Авырулар белән аралашып, аларның фикерен белдек.

Ольга, РМЖ кичергән, хәзер ремиссиядә:

–Мин ковид белән 2020нче елда авырдым. Минем өчен 22 көн бик мәхшәрле булды, дияр идем. Рөхсәт бирүгә 2021нче елның ноябрендә укол кадаттым. Тискәре реакциягә килгәндә, тән температурам гына күтәрелде. Ул бер көн генә булды. Прививка ясату турында фикерем: “авыр” ковидтан куркам, чөнки  өйдә аның җиңел формасы белән генә авырдым. Беркайчан да алай каты авыртканым юк иде. Хәзер кыз туганым һәм киявебез беръюлы чирләделәр, икесенең дә ПЦР тестлары уңай, кияүдә дә онкология. Алар вакцинация ясаттылар. Аларның хәлен күзәтеп торам: авыруны җиңел кичерәләр. Тән температурам икенче көнне 37,4 градус, сатурация 94 процент булды. Шуңа күрә укол кадатырга кирәк дип саныйм. 

Дарья, РМЖ кичергән, хәзер ремиссиядә:

–Мин укол ясаттым, вакцинациядән курыкмадым. Барысы да яхшы узды. Укол кадаган урын ике көн авыртыбрак торды. “Спутник V” кадаттым, аны миңа берничә табиб киңәш итте. Аларның фикерләренә колак салдым. Миңа прививка булыша, дип саныйм. Иремнең эшендә берничә хезмәткәр авырыйлар. Димәк, аның авырулар белән контакты булган. Ләкин әлегә чир читләтеп уза.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев