Нәниләр спартакиадасы узды
Кичә «Олимп» спорт комплексында мәктәпкәчә яшьтәгеләр арасында XIVнче «Вперед, юниоры!» спартакиадасы узды.
Анда Мамадыш, Красная Горка, Түбән Ушма, Түбән Тәкәнеш, Түбән Сон, Шәмәк балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнашты. Бәйгеләр алдыннан спартакиада флагы күтәрелде. Бу хокук спартакиаданың былтыргы җиңүчеләре “Радуга” балалар бакчасына йөрүчеләргә бирелде. Яшь спортчылар 30 метрга йөгерү, урыннан ераклыкка сикерпү, скакалка белән сикерү, каршылыклар аша йөгерү буенча көч сынаштылар. "Радуга" быел да җиңүче булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев