Мемориаль такта куелды
Көек-Ерыксада мәктәп диварында батыр авылдашлары, Украинада барган махсус хәрби операция вакытында һәлак булган Хәйдәр (Илназ) Айдар улы Әфләтүнов истәлегенә мемориаль такта ачу чарасы узды.
Анда туганнары, авылдашлары, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, Чиләбе шәһәреннән кайткан депутатлар катнаштылар. Хәйдәрнең әнисе Илсөяр Ленар кызы улына багышлап шигырь укыды. Беренче укытучысы Мөнирә Биктаһирова егет турында якты истәлекләр сөйләде. Шулай ук район башлыгы Анатолий Петрович, депутат Булат Мирзаянович, авыл җирлеге башлыгы Фидаил Рафаэлович һәм мәктәп директоры Зәки Раифовичлар чыгыш ясадылар. Һәркемнең күңелендә бер генә теләк иде: "Мондый югалтулар булмасын. Диварларга мемориаль такталар куелмасын. Дөньялар тынычланып, мобилизация буенча киткән ир-егетләребез гаиләләренә исән-имин әйләнеп кайтсыннар!" Шушындый теләкләр астында чараның икенче өлеше - Әфләтүнов Хәйдәр истәлегенә Шәдче экономик зонасы мәктәпләрендә укучы егетләр һәм кызлар арасында баскетбол буенча ярышлар башланып китте. Кискен барган ярышлардан соң беренче урынны егетләр арасында Көек-Ерыкса мәктәбе укучылары, ә кызлар арасында Шәдче мәктәбе укучылары яуладылар. Хәйдәр истәлегенә баскетбол ярышлары киләсе елдан район күләмендә уздырыла башлаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев