Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Көнүзәк мәсьәлә

Марсельдә ремонт эшләре дәвам итә

“Көн саен янган өемә барып нәрсә булса да эшләп кайтам”, – ди Марсель Вәлиев.

Социаль челтәрләрдәге төркемнәребездә һәм "Нократ" газетасының 9 ноябрь санындагы “Марсельнең бәхете качышлы уйный” ("Вятка"да – “Отец – молодец или как Марсель остался один с двумя детьми”) исемле язмада Кама урман хуҗалыгы бистәсендә ике баласын ялгыз үстерүче Марсель Вәлиевка яңа бәла килүе – өе януы һәм аның әти-әнисеннән калган иске өйдә яшәп торырга мәҗбүр булуы турында язган идек. Ул инде өенең түбәсен ябып бетергән. “Төньяктагы фронтоннар белән кәрнизләрне ясап бетердем. Көньяктагыларын гына ясыйсым калды. Владислав Русских белән һәр көнне эшлибез. Мунча исән калган иде бит. Аны ягып җылынып чыгабыз. Түшәмнең 35 квадрат метр өлешенә хәзергә тактам җитмәячәк”, – ди ул.

Хәзер яши торган өйләре утын ягышлы. “Кама урман хуҗалыгы” аңа утын алып кайтып биргән. Үзләре кисеп, ярып кертеп куйганнар. “Түшәм өстенә салу өчен пычкы чүбе бирергә дә вәгъдә иттеләр”, – ди Марсель. Җәнлек совхозы мәктәбендә укучы кызы Карина белән улы Кәрим аңа өй эшләрендә булышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Камский Марсель Вәлиев