Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Көнүзәк мәсьәлә

Мамадышлыларны грипптан “Совигрипп“ яклаячак

Грипп һәм аннан өзлегүләрдән саклану өчен иң нәтиҗәле ысул - вакцинация.

Мамадыш район үзәк хастаханәсенә  “Совигрипп“ гриппыннан вакцина кайтты. Организмда иммунитет формалаштыруга вакыт җитәрлек булсын өчен иммунизация турында көз - август азагында ук уйлану шарт. Инъекциядән соң 14 көн эчендә  максималь иммун җавап күзәтелә. Яклану 7-9 ай дәвамында 75-90% ка нәтиҗәле булачак.

 Вакцинация алдыннан табиб-терапевт белән киңәшү зарур. Шуннан соң 220нче  кабинетка узарга кирәк.

Гриппка каршы вакцинацияне яңа коронавирус инфекциясенеке белән бергә ясатырга да мөмкин.

Балалар өчен вакцина районыбызга әле кайтмаган, әмма без бу хакта алга таба даими хәбәр биреп торырбыз.

Авыруны дәвалауга караганда, аны кисәтү мең кат яхшырак икәнен һәрчак исегездә тотыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев