Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Көнүзәк мәсьәлә

Мамадышка 2 диплом кайтты

Узган атна ахырында узган “Иделем акчарлагы” яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау тантанасында апалы-энеле Фәрхуллиннар 1нче дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнделәр.

2нче декабрь көнне бәйгенең 3нче этабы башланып китте. Ул Иҗади мәктәп форматында “Волга” яшьләр үзәгендә узды. Монда жюри тарафыннан сайлап алынган 25 катнашучы җыелды. Беренче көнне алар бәйгенең жюри әгъзалары Ләбиб ЛеронРифат Сәлах, Марат Закир, Гөлүсә Закирова белән очраштылар. Шулай ук әдәби квестта катнаштылар, әдәбият өлкәсендә булган белемнәрен күрсәтте. 3нче декабрь көне яшь иҗатчылар Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән дә таныштылар. Кич Кәрим Тинчурин театрында спектакль карадалар. 4нче декабрьдә Татар китабы йорты бинасында "Иделем акчарлагы – 2022” бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләр арасында районыбызның яшь каләм осталары да бар. Кече Кирмәннән Гөлинә Фәрхуллина әсәре “Проза” ноиминациясендә 1нче урынга лаек дип табылды. “Балалар әдәбияте” номинаөиясендә җиңүче – аның бертуган энесе Әмир Фархуллин.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иделем акчарлагы Мамадыш