Мамадышта малайлар күбрәк туган
Агымдагы елның беренче аенда 14 гаиләгә бәхет өстәп, балалар туды.
Аларның 9ы – малайлар, калганнары – кызлар.
Мамадыш районы гражданлык актларын теркәү бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, ике сабый – гаиләдә беренче, алтысы – икенче, өчесе – өченче, өчесе дүртенче һәм күбрәк бала булып дөньяга аваз салганнар. Иң яшь анага 18 яшь булса, иң яшь атага – 24 яшь. Бер ханым 39 яшендә бала тапкан, ә иң өлкән ата кешегә – 49 яшь.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев