Мамадышта ике объект ачыла
27нче августта узачак Шәһәр көнендә Мамадышта ике яңа объект ачылачак.
Август азагы мамадышлылар өчен вакыйгаларга бай булыр дип көтелә. Яраткан шәһәребез үзенең туган көнен билгеләп үтә. Төп бәйрәм мәйданчыклары “Яшьлек“ скверы һәм Совет урамы булачак. Бәйрәм чараларыннан тыш, БТИның яңа бинасы, футбол манежы кебек социаль әһәмиятле объектларны тантаналы ачу да планлаштырылган. Шулай ук Мамадыш шәһәренең көрәш балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә РСФСР спорт мастеры И.К. Имамиев исеме биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев