Мамадышлылар акчаларыннан колак какканнар
Соңгы атнада Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлегендә чираттагы ике мошенниклык очрагы теркәлгән. Схемалары болайрак.
Бушлай игъланнар сайтында яшь кыз үз әйберләрен сату турында белдерү урнаштырган. Телефон номерын да күрсәткән. Бераздан билгесез номердан бер хатын-кыз шалтыратып, товар сатып алырга теләк белдергән. Акча күчерү өчен банк картасы номерын сораган. Сатучы аны җибәргәч, телефон номерына СМС-код белән хәбәр килгән. Анысын да сатып алучыга әйткән Шулай итеп, яшь кыз бөтен шартларны үтәгән һәм нәтиҗәдә, үз картасындагы барлык акчаларыннан да колак каккан.
Икенче очрак инде ир-ат белән булган. Шәһәрдәшебез танылган мобиль кушымта кулланып, Яр Чаллыдан Мамадышка кайтырга тели. Ул гариза калдырганнан соң, аның кесә телефонына СМС-хәбәр килә: сәфәр өчен түләү өчен сылтама. Егет аңа басып, үзенең банк картасының мәгълүматларын кертүгә, барлык акчалары да исәптән төшерелгән.
Менә шундый хәлләр, интернетта акча белән эш иткәндә, сак булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев