Мамадыш яшьгвардиячеләре хастаханәгә китаплар тапшырдылар
Көнүзәк мәсьәлә

Мамадыш яшьгвардиячеләре хастаханәгә китаплар тапшырдылар

​​​​​​​“Яшь гвардия” иҗтимагый оешмасы волонтерлары иганәлек акциясе үткәрделәр.

Мамадыш Яшьләр үзәге каршындагы “Яшь гвардия” волонтерлар оешмасы бер ай элек оешкан иде. Бүгенге көндә аның сафларында 20дән артык егет һәм кыз бар. Бүген алар Мамадыш үзәк хастаханәсенең терапия, балалар һәм йогышлы авырулар бүлекчәләре пациентларына 200дән артык китап тапшырдылар.  


Хастаханә Волонтерлар Китаплар

Нет комментариев