Мамадыш кызлары икенче урынны яуладылар
4-5 декабрьләрдә Яр Чаллы шәһәрендә волейбол буенча 2005-2006 елларда туган кызлар арасында «Ракета Королева» милләтара турниры узды.
Анда Мамадышның да Вера Ахметшина җитәкчелегендәге командасы катнашты.
Кызларыбыз финалда гына Удмуртиянең Можга шәһәре командасына оттырып, икенче урынны яуладылар. Бөгелмә кызлары өченче булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев