Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Көнүзәк мәсьәлә

Мамадыш хатын-кызлары бәйрәмгә нинди бүләк көтә?

Сорашу уздырдык.

Темага

 

Россия хатын-кызларының күбесе 8 Март бәйрәменә бүләк буларак зәркән эшләнмәләре алырга тели икән. Мәгълүм сервис үткәргән сораштыру буенча кыйммәтле йөзек-алка-беләзекләр өчен 43 процент гүзәл зат тавыш биргән. Хатын-кызларның 34 проценты хушбуй һәм төрле бизәнгеч чаралары алырга тели. 22 проценты –сертификат, 18 проценты техника һәм сәяхәткә юллама көтә.

 

Үзебезнең Мамадыш хатын-кызларын да тыңлап карыйк:

Илгизә Мәрдиева, пенсионер:

- Бернинди чәчәк-мәчәк, алтын-көмеш сорамыйм, илләр генә тыныч, гаиләләр имин, саулыгыбыз нык булсын! Мин ун балалы ишле гаиләдә үстем, тормышның ачысын-төчесен күп татыдым, “Сельхозтехника“да диспетчер, район үзәк хастанәсендә санитарка, базарда эшмәкәр дә булып эшләдем, инфаркт та кичердем,. Инде лаеклы ялда, тыныч кына, интекмичә яшәп, 80 яшьләрне узып, ак яулыклы, матур, кадерле әби булганчы яшәргә, бәхетле картлык кичерергә язсын дип телим!  

Гөлназ Зиннәтуллина:

- Мин теләсә нинди бүләккә дә риза. Чын күңелдән бирелгән булсын! Бигрәк тә игезәк кызларымның үз куллары белән ясаган бүләк әйберләре – күләмле открыткалары, йомшак уенчыклары күңелләремне мөлдерәмә тутыра. Мин аларны ничә ел буе җыеп барам инде.

Рузилә Әхмәтшина:

- 11 һәм 8 яшьлек улларым Рамазан белән Кәрим миңа һәм әбиләренә 8 мартка һәм туган көннәребезгә чәчәк букетлары биреп сөендерәләр. Иң мөһиме – балалар, үзебез исән-имин, сау-сәламәт булыйк, мәгънәсез сугышлар бетсен!

Эльвира Габдрахманова:

- Бар нәрсәм дә бар, тормышым җитеш, Аллага шөкер! Ни сорасам, шуны, заказ буенча бүләкләрне дә алып биреп торалар. Чәчәккә әлләни ис китми инде хәзер. Акчалата булса, яхшырак. (Көлә). Эштә дә җитәкчеләребез Гөлнәзирә Рәфкатовна, Дамир Вазыйхович, Раиф Назыймович - киң күңеллеләр, юмартлар. Күк йөзенең аяз, барлык кешеләрнең бәхетле булуын телим!

Зөмәрия Ризванова:

- Март – язның беренче ае. Кояш җылыта, тамчылар тама, күңелләр ашкына. Күтәренке кәеф, уңай тәэсирләр хөкем сөрә. Мин балаларым, оныкларым, туганнарым белән бәхетле. Алар белән аралашу, аларның сау-сәламәт, көр күңелле булуларын тою - минем өчен зур шатлык, бүләк. Бәйрәмгә чәчәк бәйләме биргәннәрен яратам. Барлык хатын-кызларга  сәламәтлек, гаилә тынычлыгы, имин тормыш телим.

Гөлнур Кәримова:

- Без, әбиләр, дөньяларның тыныч булуын, коронавирус зәхмәтләренең тизрәк бетүен, бар халыкка сәламәтлек теләп дога кылабыз! Бүгенге көндә барыбызга да иң кирәкле нәрсәләр шулар, калганы булыр. 8нче Мартта бүләксез калган юк әле, иншалла, быел да булыр. Туганнар, якыннар белән тыгыз аралашып, тату яшик, хәвеф-хәтәр, кайгы-хәсрәтләргә юлыкмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев