Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Көнүзәк мәсьәлә

Мамадыш районында сәер рәвештә кеше югалды

Аны эзләү өченче тәүлек дәвам итә инде.

14нче август көнне 15.00 сәгатьтә кичектергесез ярдәм хезмәтенә көймәдәге кешенең югалуы турында хәбәр алына. Бу вакыйга Гурьевка торак пункты янәшәсендә Нократ елгасында була.

 

Ял иткәндә күрүчеләрнең сүзләрен караганда, алардан 500 метрлап астарак резина көймәдә бер ир балык тотып утырган. Әмма ул көтмәгәндә күздән югалган. Суга егылып төшкән һәм ярдәм сорап кычкырган авазлар ишетелмәгән. Хәзерге вакытта әлеге урында водолазлар төркеме эшли. Эзләү чараларына 5нче санлы коткару-эзләнү отрядының 9 кешесе дә җәлеп ителгән.

 

Ирнең шәхси әйберләре көймәсендә калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Суга бату Эзләү Гурьевка