Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк мәсьәлә

Мамадыш язучыларын беләсезме?

Күпсанлы укучыларыбыз соравы буенча Мамадыш төбәгендә туган язучыларның һәм җирле авторларның исемлеген тәкъдим итәбез.

МАМАДЫШ ЯЗУЧЫЛАРЫ

 

Россия һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзалары

Юрий Виноградов – 1954 елда Зур Шыя авылында туган; шагыйрь, тәрҗемәче һәм журналист; берничә китап авторы.

Михаил Волостнов – 1955 елда Балык Бистәсе районының Степанонко авылында туа, Берсутта үсә; язучы. Халыкара “Мәскәү-Пенни” әдәби премиясе лауреаты.

Әхмәт Гадел – 1942 елда Ак Чишмә авылында туган; язучы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе; ике дистәгә якын китаплар авторы. Башкортстанның Фатих Хөсни исемендәге премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

Вәрис Гали (Минневәрис Мингалиев) – 1959 елда Кече Кирмән авылында туган; язучы һәм публицист; бер дистәгә якын китап авторы. Татарстан Язучылар берлеге һәм Мамадыш районы хакимиятенең Шәйхи Маннур исемендәге премиясе лауреаты, Татарстан Журналистлар берлегенең “Бәллүр каләм” премиясе иясе; Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Вахит Галиев 1927 елда Иске Комазан авылында туган; шагыйрь, һәм җәмәгать эшлеклесе; дистәдән артык китап авторы. Татарстан Язучылар берлеге һәм Мамадыш районы хакимиятенең Шәйхи Маннур исемендәге премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. (Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы)

Рәсимә Галиева – 1951 елда Көек Ерыкса авылында туган; шагыйрә, мөгаллимә; күпсанлы китаплар авторы. Россия Федерациясе Президентының мәгариф өлкәсендәге грантты иясе, Татарстан Язучылар берлеге һәм район хакимиятенең Шәйхи Маннур исемендәге премиясе лауреаты. (Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы)

Рафаил Газизов – 1947 елда Кече Кирмән авылында туган; шагыйрь һәм прозаик; ике дистәдән артык китап авторы. Халыкара Г.Х.Андерсен исемендәге Мактаулы диплом, Татарстан Язучылар берлегенең Фатыйх Хөсни, Татарстан Язучылар берлеге һәм Мамадыш районы хакимиятенең Шәйхи Маннур исемендәге премияләре лауреаты; ТАССРның атказанган укытучысы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Рәим Гобәй – 1943 елда Көек Ерыкса авылында туган, язучы һәм публиөист, дистәгә якын китап авторы. Татарстан Язучылар берлеге һәм Мамадыш районы хакимиятенең Шәйхи Маннур исемендәге премиясе лауреаты. (Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы)

Рәис Даутов – 1928 елда Шәмәк авылында туган, язучы-тәрҗемәче, әдәбият белгече, мөхәррир-текстолог, күпсанлы китаплар әзерләп чыгарды. Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

Фәрит Имамов – 1960 елда Катмыш авылында туган, язучы һәм публицист, китаплар авторы.

Марат Закир – 1969 елда Дусай авылында туган, язучы һәм публицист, китаплар авторы. Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур премиясе лауреаты. СССР, Россия Федерациясе һәм Әфганстан Республикасы хәрби медальләре белән бүләкләнгән.

Локман Закиров – 1928 елда Түбән Ушма авылында туган, язучы, дистәдән артык китап авторы.

Нәзифә Кәримова – 1947 елда Арташ авылында туган; язучы, публицист, дистәгә якын китаплар авторы. Татарстан Язучылар берлеге һәм Мамадыш районы хакимиятенең Шәйхи Маннур исемендәге премиясе лауреаты, Татарстан Журналистлар берлегенең “Бәллүр каләм” премиясе иясе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. .

Шәйхи Маннур – 1905 елда Тулбай авылында туган; фронтовик шагыйрь һәм прозаик; ике дистәгә якын китап авторы. Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз, Почет билгесе, Октябрь революциясе орденнары кавалеры.

Зиннур Мансуров – 1949 елда Түбән Ушма авылында туган; шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе; Татарстанның халык шагыйре; ике дистәдән артык китап авторы. Татарстанның Габдулла Тукай; Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый, Һади Атлас; Татарстан Язучылар берлеге һәм Мамадыш районы хакимиятенең Шәйхи Маннур исемендәге премияләре лауреаты; Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Александр Матвеичев – 1933 елда Бүкәнле авылында туган; шагыйрь прозаик һәм публицист; ике дистәгә якын китап авторы. Англия әдәби клубының Красноярсктагы төбәк китапханәсе президенты, “Красноярья кадет җыены”ның Пчетлы рәисе, кадет һәм казак хачлары, медальләре белән бүләкләнгән.

Хуҗиәхмәт Мәхмүтов – 1933 елда Түбән Ушма авылында туган; фольклорчы галим, язучы; дистәдән артык китап авторы. Татарстанның Габдулла Тукай, Татарстан Язучылар берлеге һәм Мамадыш районы хакимиятенең Шәйхи Маннур исемендәге премияләре лауреаты, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Халыкара төрки академия академигы.

Нурзия Мирхазова – 1968 елда Түбән Козгынчы авылында туган, шагыйрә, күпсанлы китаплар авторы. Татарстан Язучылар берлеге һәм Мамадыш районы хакимиятенең Шәйхи Маннур исемендәге премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы.

Шаһинур Мостафин – Арташ авылында 1948 елда туган; шагыйрь, эзтабар публицист һәм җәмәгать эшлеклесе; дистәгә якын китап авторы. Россиянең Михаил Ломоносов, Татарстан Язучылар берлегенең Кол Гали, Татарстан Журналистлар берлегенең Хөсәен Ямашев исемендәге, “Бәллүр каләм”, Татарстан Язучылар берлеге һәм Мамадыш районы хакимиятенең Шәйхи Маннур исемендәге премияләре лауреаты; Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Ләйсән Мөгьтәсимова – 1988 елда Алгай авылында туган, шагыйрә, китаплар авторы. Татарстан Язучылар берлеге һәм Мамадыш районы хакимиятенең Шәйхи Маннур исемендәге премиясе лауреаты.

Ринат Мөхәммәдиев – Кече Кирмән авылында 1948 елда туган; язучы, әдәбият галиме һәм җәмәгать эшлеклесе, биш дистәдән артык китап авторы. Евразия һәм Африка илләренең “Лотос”, Төркиянең әдәбият өлкәсендәге дәүләт, Халыкара Михаил Шолохов, Россиянең Андрей Платонов, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге, Төркиянең Дәүләт премияләре лауреаты.

Басыйр Рафиков – 1921 елда Мамадышта туган; шагыйрь, ике дистәгә якын китап авторы. Чиләбе өлкәсе Татар конгрессының истәлек медале белән бүләкләнгән.

Мансур Сафин – 1949 елда Кемерово өлкәсенең Анжеро-Судженск шәһәрендә туган, урта мәктәпне Мамадышта тәмамлый; шагыйрь, тәрҗемәче, эзтабар публицист; ике дистәдән артык китап авторы. Эдуард Касыймов, Егор Уткин, Татарстан Язучылар берлеге һәм Мамадыш районы хакимиятенең Шәйхи Маннур исемендәге премияләр лауреаты.

Амур Фәләх – 1965 елда Яңа Комазан авылында туган; язучы һәм журналист; дистәгә якын китап авторы. Татарстан Язучылар берлеге һәм Мамадыш районы хакимиятенең Шәйхи Маннур, Удмуртия һәм Татарстан Язучылар берлекләренең Риза Шәфи исемендәге премияләре лауреаты.

Мәнүсә Шәйдуллина – 1947 елда Уразбахты авылында туган. Шагыйрә һәм прозаик, дистәгә якын китап авторы. Татарстан Язучылар берлеге һәм Мамадыш районы хакимиятенең Шәйхи Маннур исемендәге премиясе лауреаты. (Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы)

 

Кимендә бер китап чыгарган җирле авторларыбыз

Ләлә Абдуллина

Гарәфи Әгъләмов

Илдар Амаш

Вячеслав Андронов

Юлия Аполлонова

Рафис Әхмәт

Вәкил Ахунҗанов

Гөлфәния Байкиева

Гөлнур Васыйлова

Рәис Габдуллин

Малик Габдрахманов

Хәйдәр Габдрахманов

Рәфкать Галиев

Хамис Гарипов

Зөлфирә Гобәйдуллина

Ләйлә Госман

Зөлфия Гыйззәтуллина

Салават Гыймранов

Гилемхан Дәүләтшин

Зиннәтша Дәүләтшин

Рәкыя Дәүләтшина

Гөлфинур Дувалова

Александр Дымолазов

Александр Захаров

Фәридә Ибраһимова

Илфат Имамиев

Зөлфия Исрафилова-Гаффарова

Нәкыя Йосыпова

Владимир Калашников

Любовь Каронова

Ландыш Макарова

Миркадәм Матшин

Равил Мостафин

Мәръям Муллахмәтова

Раиф Мөхәммәтшин

Афзал Нигъмәтуллин

Зөлфия Петрова

Людмила Селиванова

Фәүзия Сибгаева

Анастасия Усачева

Мансур Фазылов

Рафаил Фәләхов

Камил Фәсхиев

Зиннур Хәсәнов

Марсель Хәсәнов

Камил Хисмәтов

Фәрит Хисмәтов

Федор Чебышев

Әлфия Сингатуллина

Габделхак Шакиров

Ринат Шакиров

Мансур Шамбазов

Рәис Шаһи

Мөхәммәт Шәйхи

Сәяф Шәйхи

Фәнзилә Шәрәфетдинова

Татьяна Шипкова

Исмәгыйль Шәрифуллин

Әнисә Ямалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мамадыш Язучылар