Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Көнүзәк мәсьәлә

“Кызган баштан” җилдерү барып чыкмый

Ике мамадышлыга мировой судья административ чара күрү турында карар чыгарды.

2021нче елда Мамадыш районында 81 аек булмаган машина йөртүче тоткарланган. Аларның күбесе руль артына беренче тапкыр алкоголь кулланып утырганнар, әмма 8 кеше икенче тапкыр очраганнар. Аларның һәркайсына тиешле чаралар күрелде.

 

“Шешә шумахерлары” йокламый

 

24 яшьлек мамадышлы машина йөртү хокукыннан 1 ел 6 айга мәхрүм ителде.  

 

Шундый вердиктны Татарстан Республикасының Мамадыш районы буенча 1нче санлы суд участогы судьясы мировой судьясы Олег Кузьмин чыгарды.

2021нче елның 16нчы августында Шамил Низамов автомобиль белән идарә итә, әмма Татарстан Республикасы Мамадыш шәһәренең Ленин урамында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан туктатыла. Вәкаләтле зат машина йөртүченең тәртибендә наркотик куллану билгеләреннән шикләнгәннән соң, гражданин исереклекккә медицина тикшерүе узудан баш тарта. Бу аның үзен мохиткә туры килмәгәнчә тотуында һәм күзенең кызарган булуында чагыла. Нәкъ менә шул административ хокук бозуның сәбәбе була.

 

–Минем күзләремнең карасы киңәймәгән, кызармаганнар да иде. Алдагы көнне спиртлы эчемлек кулланганлыктан, шулай ук кальян тартканлыктан, тикшеренү узудан баш тарттым, – дип аклана ул.

 

Шамил Низамов суд утырышында үз гаебен тулысынча таныды һәм административ хокук бозу турындагы протокол белән килеште. Эшне карау йомгаклары буенча, ул РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.26нчы маддәсенең беренче кисәгендә каралган административ хокук бозуда гаепле, дип табылды. 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итүдән мәхрүм ителде һәм 30 мең сум штрафка тартылды.

   

Мотоциклчы “Минск”та суд залына кадәр килеп җитте

 

Юкәчедә яшәүчене 10 тәүлеккә кулга алдылар.

 

Татарстан Республикасы Мамадыш районы буенча 1нче санлы суд участогы мировой судьясы Олег Кузьмин тарафыннан нәкъ менә шундый хөкем карары чыгару турында карар кабул ителде.

15нче августта Михаил Кузнецов “Мамадыш – Кукмара” автомобиль юлыннан “Минск” мотоциклында, документларсыз һәм иминиятләштерелмәгән килеш бара. Транспорт чарасы белән ул 1986нчы елдан идарә иткән, әмма сроклары чыккач, правасы һәм документларын яңартып тормаган. Ул көнне Тауиле авылына барырга ашыкканын әйтә.

 

–Гадәттә мин руль артына исерек килеш утырмыйм, әмма ул көнне авыручы туганымның хәлен белергә кирәк иде. Документларны яңартырга “кулым җитмәде”, – ди ир.

 

Ачык суд утырышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рамил Шиһапов та катнашты.

 

Мировой судья Олег Кузьмин тарафыннан Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.8нче маддәсенең 3нче кисәге нигезендә, шул ук Кодексның 3,9нче маддәсе 2нче кисәген исәпкә алып, гражданин Кузнецовны 10 тәүлеккә административ кулга алу турында карар чыгарылды.

 

Аңларга һәм кабатламаска

 

Шундый ук хокук бозу яңадан кабатланса, хокук бозучыга җинаять җаваплылыгы яный. Аның өчен ике йөз меңнән башлап өч йөз мең сумга кадәр штраф, аерым вазыйфалар башкару хокукыннан мәхрүм итеп, ике елга кадәр мәҗбүри эшләргә хөкем итү каралган.

Рәсемдә: Михаил Кузнецов суд утырышында.

Фото муниципаль комиссия архивыннан.  

 

Лилиана Зәйдулина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мировой судья Исерек машина йөртүче