Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Көнүзәк мәсьәлә

Кышкы шигырь бәйрәме көтә

Күренекле татар әдибе, якташыбыз Шәйхи Маннурның туган көне җитә. Шушы уңайдан 14нче гыйнвар көнне Мамадышның үзәгендә – язучының һәйкәле янында Кышкы шигырь бәйрәме үткәрелә.

Анда Татарстан Язучылар берлегеннән, Яр Чаллыдан һәм Түбән Камадан кунаклар катнашачак. Шәйхи Маннур исемендәге премиянең яңа лауреатлары игълан ителәчәк. Искә алулар әдипнең туган авылы Тулбайда дәвам итәчәк.

Бөтен әдәбият сөючеләрне Кышкы шигырь бәйрәмендә көтеп калабыз.

 

Рәсемдә: узган елгы Кышкы шигырь бәйрәменнән соң.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кышкы шигырь бәйрәме Мамадыш