Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк мәсьәлә

Куркынычсызлык кагыйдәләре нәрсә ул?

Югары Сон мәдәният йортында яшь буын белән әнә шул хакта фикер алыштылар.

Саф һава, кояш, су! Җәй көне елга буенда ял итүдән дә рәхәтрәк нәрсә бар микән?! Бу бит әле организмны чыныктыру өчен менә дигән мөмкинлек тә. Ләкин, кызганыч, ел саен сулыкларда ничәмә-ничә кешенең гомере өзелә. Шуңа күрә, су коенганда үтәргә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләрен белеп тору беркемгә дә комачауламый. Мондый бәхетсезлеккә юл куймас өчен түбәндәге кагыйдәләрне истән чыгармаска кирәк.

 

Балаларны сулыклар янында караучысыз калдырмагыз - бу куркыныч.

 Беркайчан да таныш булмаган урында коенмагыз.

Пычрак сулыкларда коенмагыз.

Чоңгыллар булган һәм чишмә типкән сулыкларда коенмагыз.

Суда шау-шулы уеннар оештырмагыз һәм балаларга да рөхсәт итмәгез - бу куркыныч.

Иң әйбәте иртән яисә кичке якта коену - бу вакытта кояш җылыта, әмма эссе сугу куркынычы юк.

Кояшта булганда артык кызынудан һәм эссе сугудан саклану чаралары күрегез.

 

Менә шушындый кагыйдәләрне искәртеп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Суда коену кагыйдәләре