Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк мәсьәлә

Кунакка педагог һәм шагыйрьне чакырдылар

Кече Кирмән авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, “Укытучы, кеше, язучы” дип аталган әдәби кунак бүлмәсе үткәрде.

Чара Педагог һәм остаз елы кысаларында узды. Без бу очрашуга язучы, шагыйрь, педагог, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы , Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рафаил Шакүр улы Газизовны чакырдылар. Рафаил Газизов 45 ел гомерен балалар укытуга һәм тәрбияләүгә багышлаган шәхес. Шуларның 38 елында мәктәп директоры вазифасын башкара. Мәктәптә эшләү белән параллель рәвештә Рафаил Шакурович язучы эшчәнлеге дә алып бара. Хәзерге вакытта ул берничә дистә китап авторы. Рафаил Газизов укучыларга ни өчен нәкъ менә шушы һөнәрне сайлаганын, кайчан бренче тапкыр шигырьләр яза башлаганын, югары уку йортына укырга кергән вакытларын сөйләде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кече Кирмән Очрашу