Кукмарадан икенче урын белән кайттылар
Көнүзәк мәсьәлә

Кукмарадан икенче урын белән кайттылар

​​​​​​​Мамадыш волейболчылары республика турниры призерлары булдылар һәм волейбол инвентарьлары алу өчен 50 мең сумлык сертификат белән бүләкләнделәр.

Кукмараның “Барс Арена” спорт комплексында Татарстанның Волейбол федерациясе президенты кубогына IX финал уеннары узды. Анда барысы 8 команда катнашты. Призлы урыннар өчен Мамадыш, Саба, Актаныш һәм Буа районнары командалары көрәште. Мамадышлылар, киеренке көрәштә Актаныш районыннан килгән коллегаларына гына җиңелеп, икенче урынны яуладылар.  


 


Волейбол Мамадыш Икенче урын

Нет комментариев