Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Көнүзәк мәсьәлә

Корбан бәйрәме уңаеннан районыбыз халкын район башлыгы, район Советы рәисе Анатолий Иванов котлады

Кадерле райондашлар, мөхтәрәм мөселманнар!

Сезне чын күңелемнән Корбан бәйрәме белән котлыйм! Гасырлар буена әлеге якты бәйрәм мөселман өммәтенең тормышында зур роль уйный, кешеләрне берләштерә, исламга иңдерә, борынгы тарихка, гореф-гадәтләргә, борынгылар нәсыйхәтләренә хөрмәт тәрбияли. Районыбыз мөселманнары бу традицияләрне үти һәм Корбан бәйрәмен ел саен зурлап үткәрәләр. Мөселман өммәте районыбыз тормышында актив эшчәнлек алып бара, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертә, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне булдыруда катнаша. районыбыз  авылларында, бистәләрдә яңадан-яңа мәчетләр төзүдә, искеләрен төзекләндерүдә барча район халкы катнаша. Ислам, православие һәм башка традицион дин вәкилләренең бер-берсенә карата дус-тату, үзара хөрмәт хисләре саклап, ярдәмләшеп яшәве киләчәктә дә туган җиребезнең тотрыклы үсешенә ышаныч тудыра. Олы бәйрәм көнендә һәркем Аллаһы Тәгаләдән киләчәк көннәргә өмет һәм ышаныч, гаиләләребезгә иминлек һәм бәрәкәт насыйп итүен сорап дога кыла.

Изге Корбан бәйрәме һәммәбезгә дә иман нуры, күңел күтәренкелеге, рух ныклыгы өстәп, яңа игелекле эш-гамәлләргә өндәсен! Гаиләләрегездә татулык, йортыгызга бәрәкәт, илгә-көнгә иминлек телим! Аллаһы Тәгалә безне ярдәменнән ташламасын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Корбан бәйрәме Иванов котлавы