Корбан бәйрәме һәм гает намазы тәртипләре
Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голамәләр шуралары тарафыннан 2022 елда Корбан бәйрәмен һәм гает намазын үткәрү тәртипләре расланды.
Гарәфә көне итеп 8нче июль (җомга) көне билгеләнде, Корбан гаетенең беренче көне 9нчы июльгә (шимбә) туры килә (зөлхиҗҗә аеның 10-нчы көне). Бу көнне Татарстанның 1500 дән артык мәчетендә җәмәгать белән бәйрәм намазлары үтәчәк. Корбан бәйрәме уңаеннан үтүче гает намазын Татарстанның барлык мәчетләрендә дә кояш чыгып 30 минут узгач уку тәкъдим ителә. (Мисал өчен, 9 июль көнне кояш башкалабыз Казанда 03.11 сәгатьтә, Актанышта 02.51 сәгатьтә, Иске Чүпрәледә 03.24 сәгатьтә чыга. Шуңа кояш чыгу вакытларына игътибарлы булу сорала!).
Башкала мәчетләрендә корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:
02.30 – иртәнге намаз;
02.35-03.10 – Коръән укылу;
03.10-03.40 – гает вәгазе укылу;
03.41 – гает намазын уку;
03.45 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.
Гает намазы укылганнан соң махсус билгеләнгән урыннарда корбан чалу башланачак һәм ул Казан шәһәрендә 11нче июль 20.23 сәгатькә кадәр (кояш баеганчы) дәвам итәчәк. Корбан нисабының күләме – 32 мең сумны тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев