Көллияттә «Ачык ишекләр атнасы»
Мамадыш политехник көллиятендә “Ачык ишекләр атнасы” уза. Ул Россиядә быел булдырылган Урта һөнәри белем көненә багышланган. Россия Президенты указы нигезендә, ул һәр елны 2нче октябрьдә билгеләп үтеләчәк.
26нчы сентябрьдән 30нчы сентябрьгә кадәр көллият белән Красная Горка һәм Мамадышның дүрт урта гомуми белем бирү учреждениеләренең 7-9нчы сыйныфлар укучылары танышычаклар. Беренче экскурциядә дүшәмбе көнне шәһәрдәге беренче санлы урта мәктәп укучылары булды. Көллият хезмәткәрләре аларга биредә үзләштерергә мөмкин булган белгечлекләр, уку шартлары турында сөйләделәр, аудиторияләрне һәм мастерскойларны күрсәттеләр. Уку елы дәвамында авыл мәктәпләре өчен дә “Ачык ишекләр көннәре” оештырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев