Көллияттә чыгарылыш кичәсе узды
Быел әлеге урта махсус урта белем бирүче уку йортын тәмамлаучы 177 студентка дипломнар тапшырылды. Аларның 14е кызыл дипломга ия булдылар.
12 студент, төрле сәбәпләр белән, чыгарылыш квалификация эшләрен яклый алмаганнар. Тантанада, көллият тәмамлаучылар белән, аларның әти-әниләре, район хакимияте вәкилләре дә катнашты. Чыгарылыш студентларын көллият директоры Николай Егоров, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Муса Хуҗаҗанов тәбрикләделәр. Халыкара һәм республика ярышларында, укуда уңышларга ирешкән студантлар, аларның мөгаллимнәре һәм әти-әниләре муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев