Хезмәттәшебезнең республика конкурсындагы уңышы
Хезмәттәшебез Минневәрис Харис улы Мингалиев Татарстан Икътисад министрлыгы уздырган, республикада кече һәм урта эшмәкәрлекнең эшчәнлеген яктыртуга башгышланган журналистлар язмалары конкурсының “Авылда бизнес” номинациясендә җиңүче дип табылды.
Конкурска 44 журналисттан 110 иҗади эш килгән булган. Узган атнаның җомгасында башкалабыз Казанның Эшмәкәрләр йортында конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Хезмәттәшебез Татарстан Республикасы Премьер-министры-Икътисад министры Мидхәт Шаһаәхмәтов Дипломына һәм махсус бүләккә лаек булды. Журналистларны Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов тә тәбрикләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев