Халыкара туган телләр көненә багышлап
Көнүзәк мәсьәлә

Халыкара туган телләр көненә багышлап

21нче февраль – Халыкара туган телләр көне.

Шул уңайдан Дусай авылы клубында “Иң татлы тел - туган тел“ дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Балаларда ана теленә һәм башка телләргә карата кызыксыну һәм хөрмәт итү максатыннан оештырылган чарада, балалар җырлы-биюле уеннарда катнашып, шагыйрьләрнең туган телгә багышланган шигырьләрен сөйләделәр, җырлар башкардылар. Чара бик эчтәлекле һәм җанлы үтте. Кичә “Туган тел“ җыры белән тәмамланды.


Нет комментариев