Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк мәсьәлә

Кеше гомерен саклап калучылар

​​​​​​​Мамадышта донор булырга теләүчеләрнең чираты тезелде.

Кичә район үзәк хастаханәсендә “Донор көне” үткәрелде. Акцияне “Республика кан үзәге” учреждениесе оештырды. Иртәнге сәгать 9дан 13 сәгатҗкә кадәр район үзәк хастаханәсендә мобиль кан алу станциясе эшләде.

Махсус автобус янында донор булырга теләгән Мамадышлыларның чираты тезелгән иде. Моның өчен кирәкле анализлар да мобиль пункт базасында ясалдылар. Процедурадан соң һәр кан бирүчене чәй һәм печенье белән сыйладылар.

Мамадыш районы территориясендә барысы җиде йөзләп донор яши. Кичәге акция вакытында 90лап кеше каннарын бирде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Донор көне Мамадыш