Пеньза шәһәренең М.Ю.Лермонтов исемендәге өлкә китапханәсендә бишенче Төбәкара “Тургай” балалар фольклор конкурсы узды.
Конкурска иҗади номерлар белән 100ләп видеоролик килеп, жюри араларыннан бүләкләү өчен 26 лауреатны сайлап алган. Араларыннан 7се жюриның махсус призына лаек булганнар. “Фольклор театр” номинациясендә олы бүләк Мамадыш интернат-мәктәбенең “Карендәшләр” балалар театраль коллективына тапшырылды. Аларның тәэсирләндергеч чыгышларын тәрбияче Татьяна Петухова белән мөгаллим-дефектолог Галина Шәрифуллина әзерләгәннәр.
Нет комментариев