Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Көнүзәк мәсьәлә

Калошның модасы үзгәргән

Бүген – Резина калошлар туган көн. Беренче тапкыр алар 1824нче елның 4нче февралендә Бостонда сатуга чыкканнар.

Шәһәрләрдә узган гасыр башы, авылларыбызда халык чабатадан чыккан илленче еллар – резина калошларның иң популяр вакытлары.

Әле алтмышынчы елларда да яшьләр, кеше кызыктыру өчен, клубларга итекләренә ялтырап торган резина калошлар киеп чыгарга яратканнар. Хәзер инде кыш киез итеккә киертә торган андый ялтыравык калошлар сатуда да сирәк күренәләр. Итек фабрикалары үзләре үк киез итекләргә резина аслыкларны ябыштырып чыгаралар. Шулай да аларны эзләүчеләр барыбер бар икән әле.

Шәһәребез базарында резина калошларны дүрт урында саталар. Арада моның белән иң күп шөгыльләнгән кеше Любовь Ярутинадыр, мөгаен. Ул калошларны Казан артыннан да, Мәскәүдән дә кайтаруы турында сөйләде.

 –Моннан 20 ел элек пары 25 сум тора иде. Хәзер җылы эчлеләре – 500, эчсез, озын кунычлылары 400 сум. Соңгы тапкыр узган ел ахырында кисәк бәяләр артты, 100 сумга күтәрелделәр, – диде ул.

 

Мәкаләнең тулы вариантын "Нократ" газетасының бүгенге саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Калошлар Мамадыш базары