Ижау мәктәбендә кан коелды
Көнүзәк мәсьәлә

Ижау мәктәбендә кан коелды

Ижау шәһәренең 88нче санлы мәктәбендәге атулардан һәлак булучылар саны 13кә җитте. Аларның 6сы – өлкәннәр, 7се бәлигъ булмаганнар. 14 бала һәм өлкәннәрдән 7 кеше яраланган.

Бу турыда ТАСС федераль мәгълүмат агентлыгы хәбәр итте. Фаҗига иртәнге якта була. Атучы үз-үзенә кул салган. Ул - әлеге мәктәпне тәмамлаган Артем Казанцев. Аңа 34 яшь булган. Фаҗига урынында махсус хезмәтләр эшли.  

 


Ижау 88нче мәктәп Теракт

Нет комментариев