Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк мәсьәлә

Җитди мәсьәләләр күтәрелде

Түбән Сон авыл җирлегендә район авыл җирлекләре катнашында узган семинар Колышчы торак пунктының зиратын караудан башланды. Андагы тәртипкә сокланмый мөмкин түгел иде. Каберләр барысы да тәртиптә, чүп үләннәренең эзе дә юк.

Чарада катнашкан районыбыз башлыгы Анатолий Иванов авыл җирлекләре башлыкларына эшчәнлекләрендә зиратларның торышына да игътибарны киметмәскә кирәклеген ассызыклап үтте. Авыл активисты Борис Усачев белдергәнчә, зиратны тәртиптә тотуда Колышчы халкы, читтән ял-бәйрәмнәргә кайткан авылдшалары зур өлеш кертәләр.

Семинарның Түбән Сон авыл мәдәният йортында дәвам иткән өлешендә көнүзәк мәсьәләләр күтәрелде. Республикада эшләп килүче программалар соңгы елларда авылларның йөзен уңай якка үзгәртергә киң мөмкинлекләр ачса да, проблемалар җитәрлек әле. Торак пунктларындагы су линияләрен алыштыру шуларның берсе. Бу юнәлештә эш алып барыла. Сөйләшүдә аны тизләтү өчен һәр икътисадый зонада махсус бригада булдыру кирәклеге турында фикер дә яңгырады. Сыерлар арасындагы лейкоз чире әле кайчан гына авырткан башка тимер таяк белән суккандай тәэсир иткән иде. Кызганычка каршы, аңа чик куелмаган әле. Лейкозлы сыерлар саны узган елгыдан артыграк теркәлгән. Районыбызның ветеринария хезмәтенә бу проблеманы озакка сузмыйча хәл итәргә кушылды. Авыл җирлекләре башлыклары әлеге чирле сөтлебикәләре булган шәхси хуҗалыкларны ныклы контрольгә алырга, аларның малларын көтүгә чыгармауны тәэмин итәргә тиешләр. Семинарда шәхси хуҗалыклардаге мөгезле эре терлекләрнең баш саннарын арттыру мәсьәләсе дә кискен куелды. Бу юнәлештә хәлләр әлегә начар түгел. Ләкин кайбер авыл җирлекләрендәге кайбер авылларда мөгезле эре терлекләрнең кимүе күзәтелә. Үзара салым программасы буенча эшләр старт алды инде. Быел табигать яшеллекне кызганмады. Печән белән проблема булырга тиеш түгел. Шуңа күрә авыл җирлекләренең халыкны бер генә түгел, хәтта ике кышка җитәрлек печән белән тәэмин итәрлек мөмкинлекләре бар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев