Иске Комазанда сайлаулар көнне самовар бәйрәме үткәрделәр
1890нчы сайлау участогы янында бүген иртәдән үк самоварлар кайнады, табыннардан милли ризыклар хуш исләре аңкыды. Сайлау участогының үзендә дә бәйрәм рухы хөкем сөрде. Төш турына биредә 90 процент сайлаучылар тавыш биргән иде инде.
Авыл халкы сайлаулар көненең электән үк бәйрәм кебек билгеләп үтелүен әйтә. Бүген дә сайлау участогы каршында җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, чәй эчтеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев