Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк мәсьәлә

Иртәнге 3тән алар – урамда

Озакка сузылган буран Мамадыш һәм авылларыбыз урамнарын кар белән шыплап тутырды. Без ял иткәндә, шәһәребез коммуналчылары иртәдән кичкә кадәр эштә булалар.

–Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Мамадыш урамнарын кардан чистартуга икешәр грейдер һәм “Т-150” тракторы, төягеч, өчәр “МТЗ” һәм “КамАЗ” чыкты, – ди “Мамадыш торак-коммуналь хезмәтләр” җәмгыяте директоры Рәис Гатиятуллин. Араларында иң мактауга лаеклысы дип, грейдер машинисты Петр Николаевич Максимовны атады ул.

 

–30нчы, 31нче декабрьләрдә дә, 1нче гыйнварда да, кеше ял иткән башка бәйрәм көннәрендә дә эшләдек: шәһәрдән кар чыгардык. Узган атнаның шимбә һәм якшәмбесендә дә, дүшәмбе дә иртәнге 3тә урамнарны ачарга чыгып киттек. Үзәк урамнар буенча маршрутны техника йөри башлаганчы эшләп калырга тырышабыз. Аннары башкаларына күчәбез. Быел кар бик күп. “КамАЗ” машинасының әрҗәсе 3 минутта тула. Кайчагында төшке ялга да туктап тормыйбыз. Кабинада гына капкалап алабыз, – дип сөйләде Петр Николаевич. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Коммуналчылар Мамадыш Урам чистарту