Интернет һәм куркынычсызлык турында сөйләштеләр
Татарстанда 2022 ел Цифрлаштыру елы дип игълан ителгән иде. Әлеге уңайдан Ямаш мәдәният йортында урнашкан китапхәнәдә «Телефон, интернет һәм мин» дип исемләнгән чара уздырдылар.
Аның барышында укучыларга интернетның уңай һәм тискәре яклары, интернеттагы куркынычсызлык һәм башка шундый мөһим нәрсәләр турында аңлаттылар. Шулай ук, укучыларга телефоннарына яисә компьютерларына нинди дә булса кушымта керткәнче яхшылап аның шартлары белән танышырга киңәш иттеләр. Әңгәмә укучыларга бик охшады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев