Ике мамадышлы рульгә хокукы булмыйча утырган
ЮХИДИ хезмәткәрләре уздырган чираттагы рейд вакытында ике машина рульләре артына исерек хәлдә утыручылар ачыкланды.
Мамадыш шәһәренең Ипподром урамында туктатылган “Хундай” машинасы хуҗасы, 44 яшьлек ир заты үзен алкоголь кулланганмы юкмы икәнлеккә тикшерү узудан баш тарта. Алга таба тикшерә башлагач, аның инде транспорт белән идарә итүдән мәхрүм ителгәне билгеле була. Автотранспорт белән яңадан исерек хәлдә идарә иткәне өчен аңа карата РФ Җинаятьләр кодексының 264.1нче санлы маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатыла.
“Нива” автомобиль руле артына исерек хәлдә утырган 61 яшьлек берәү Ак Чишмә авылында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан туктатыла. Аңа карата административ беркетмә тутырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев