«Иделем акчарлагы-2022» яшь язучылар бәйгесенә эшләр кабул итү башланды
Көнүзәк мәсьәлә

«Иделем акчарлагы-2022» яшь язучылар бәйгесенә эшләр кабул итү башланды

​​​​​​​Бәйге татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматургларны барлау, аларны берләштерү һәм иҗатларын активлаштыру максатыннан оештырыла. Катнашучыларның яше 14тән алып 30га кадәр.

Бәйге түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:

- поэзия;

- проза;

- драматургия;

- балалар әдәбияты (төрле жанрда: шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр, фэнтези). Әлеге номинациядәге әсәрләр балалар аудиториясенә юнәлдерелгән булырга тиеш.

 

Әгәр син каләм тибрәтергә яратсаң, әсәрләр, шигырьләр, драма әсәрләре һ.б. иҗат итсәң, үз эшләреңне бәйгегә җибәр.

 

Бәйгенең беренче этабына әдәби әсәрләр idelem.akcharlagi@gmail.com  электрон адресы буенча 2022 елның 30 сентябренә 23:59 сәгатькә кадәр кабул ителә.


Иделем Акчарлагы Конкурс

Нет комментариев