Яшьләргә киңәшләр бирелде
Көнүзәк мәсьәлә

Яшьләргә киңәшләр бирелде

Акман авыл клубында яшүсмерләр өчен “Сәламәтлеккә 1000 киңәш” дип аталган мәгълүмати-танып белү әңгәмәсе узды.

Чараның максаты сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, үз сәламәтлегенә игътибарлы мөнәсәбәт тәрбияләү иде. Китапханәче Галяева Гөлфия чарада катнашучыларга: “Сәламәтлектабигатьтән алынган иң мөһим һәм кыйммәтле бүләк, ул кешегә барлык планнарын үтәргә, авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә, дип сөйләде. Сәламәтлекне саклар өчен дөрес тукланырга, гигиена кагыйдәләрен үтәргә, зарарлы гадәтләрдән баш тартырга, физик күнегүләр ясарга, һәрвакыт яхшы кәефтә булырга кирәк.


Акман Яшьләр белән әңгәмә

Нет комментариев