Ямашта клоун ясадылар
Ямаш авылы мәдәният йортында балалар белән «Мин клоун ясыйм» дип исемләнгән күңелле чара уздырдылар.
Кызлар-егетләр чиратлашып берсен-берсе буядылар, клоунны сүрәтләргә тырыштылар. Берсеннән-берсе матур клоуннар килеп тә чыкты. Мондый чараны авылда беренче тапкыр ясадылар әле, балаларга бик ошады. Ахырдан һәр кайсына истәлекле бүләкләр тапшырылды. Конфетлардан да өлеш чыкты. Кичә дискотека белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев