Һәнәрне дөрес сайлау – бик мөһим
Тауиле авылы мәдәният хезмәткәрләре “Барлык эшләр дә яхшы...” дигән темага укучылар белән әңгәмә оештырдылар.
Чара үзара диалог формасында узды. Укучыларга мәдәният йорты директоры, сәнгать җитәкчесе, китапханәче һөнәрләре, аларның вазыйфалары турында сөйләнде. Укучылар: “Мәдәният хезмәткәрләре яхшы оештыручылар, иҗиди шәхесләр булырга тиешләр. Эшкә сөенеп бару, чын оста булу өчен, һөнәрне дөрес сайлый белергә дә кирәк”, – дигән нәтиҗә ясадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев