Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк мәсьәлә

Газчылар эшкә керешкән

Дистәләгән мамадышлыларга ашыгыч рәвештә “Газстрой”га мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Бүгенге көндә ике төзелеш оешмасы Мамадышның “Көньяк” микрорайонындагы 15 урамда газ линияләре сузу белән шөгыльләнә. Әлеге территориянең хәзергә якынча 30 процентында гына шәхси йортлар төзелеше башкарылган. Участокларның өчтән икесе коймалар белән дә әйләндереп тә алынмаган, чикләрен ачыклаучы билгеләре дә юк.

Проект буенча, алга таба газлаштыру өчен, һәр участокка тармак чыгарып калдырылырга тиеш.

–“Газстрой” ҖЧҖ тармак чыгарып калдыралар, бераз вакыт узганнан соң, участок хуҗаларына газ торбасы чыгып калган урын ошамый. Андый хәлләр килеп чыкмасын өчен, Мамадыш шәһәре башкарма комитеты җир участоклары хуҗаларын “Газстрой” ҖЧҖгә яки Алабуга подряд оешмасына мөрәҗәгать итәргә һәм газ торбасын кайсы урында чыгарып калдырырга икәнен күрсәтергә чакыра, – ди Мамадыш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов.

Участок хуҗаларына газчыларга якындагы биш-алты көн эчендә җөрәҗәгать итәргә кирәген искәртәбез.

Адресы: Мамадыш шәһәре, Юлчылар урамы, 7а.    

Контакт телефоны: +7-917-245-44-77

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Газчылар Участоклар