Футбол ярышлары үткәрделәр
Иске Комазан авылы спорт мәйданчыгында яшьүсмерләр белән авыл җирлеге призына футбол ярышы үткәрелде.
Катнашучыларга авылның күчмә кубогы, бадминтон ракеткасы һәм шашкалар бүләк ителде. Шулай ук "Иң актив җанатарлар" да бүләкләнде. “Авылларда спорт төрләрен үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан бик куп эшләр башкарган, матди яктан ярдәм иткәне өчен район башлыгы Иванов Анатолий Петровичка без бик рәхмәтле”, - диләр искекомазанлылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев