Республикада гражданлык торышы актларына дәүләт теркәве үткәрү системасын үстерүгә зур өлеш керткәне һәм озак еллык нәтиҗәле хезмәте өчен, Мамадыш районы ЗАГС бүлеге баш белгече Фәния Шамил кызы Гаязова Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.
Дәүләт бүләген аңа Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе коллегиясендә республика Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.
Нет комментариев