Егор Грушевка олы бүләк тапшырылды
“Мамадыш балык заводы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Егор Грушев “ll дәрәҗә Россия балык хуҗалыгын үстерүдәге хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнде.
Бу олы бүләкне аңа 5нче Халыкара агропромышленность форумында Балыкчылык буенча федераль агентлык җитәкчесе Илья Шестаков тапшырды. “Үз эшең өчен шундый олы бүләк алу бик шатлыклы. Үсеш өчен юнәлешнең дөрес сайланганын аңлыйсың. Әмма иң мөһиме – командада синең белән кемнәр булуы, кемнәр белән бер уртак эшне башкаруы”, – ди Егор Грушев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев