Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк мәсьәлә

Дусларыбызны бүләкләдек

Озак еллар инде районыбызда чыгучы “Нократ” һәм “Вятка” газеталарының тиражлары тотрыклы сакланып килә. Алар Татарстан күләмендә иң күп укылучы газеталар исемлегендә дә. Моның өчен без районыбыз җитәкчелегенә, элемтә бүлекчәләре начальникларына, нинди табигать шартлары булуга да карамастан юлда булган хат ташучыларга, авыл җирлекләре башлыкларына, оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләренә рәхмәтле.

Һәр яртыеллык тәмамланган саен редакциябез коллективы элемтә бүлекчәләрендә “Нократ” һәм “Вятка” газеталарына язылуның оештырылышына йомгак ясый. Иң актив һәм алдынгы элемтә бүлекчәләре начальникларына, хат ташучыларга бүләкләребезне дә әзерлибез. “Мамадыш почтамты” җитәкчелеге торак пунктлардагы хуҗалыклар санына карап район газеталарыбызга 2023нче елның икенче яртыеллыгына яздыруны иң яхшы оештыручылар дип,  Шәдче, Көмеш Күл һәм Соколка элемтә бүлекчәләрен тапты. Бүген аларның җитәкчеләре Лилия Галимҗан кызы Сәмигуллина, Ләйлә Наил кызы Әбәкирова, Любовь Сергеевна Соболевага “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең “Мамадыш-информ” филиалы Рәхмәт хатларын һәм кыйммәтле бүләкләребезне тапшырдык. 
Шәһәр һәм авыллар хат ташучылары арасында муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов премияләренә игълан ителгән бәйгегә йомгак соңрак ясалачак.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бүләкләр Элемтә бүлекчәләре начальникларына