Әдәплелек кагыйдәләрен искә төшерделәр
Кешенең үз-үзен тотышыннан, гадәтләреннән аның ни дәрәҗәдә әдәпле булуын белеп була. Яхшы гадәтләрне үзеңдә кече яшьтән үк тәрбияләргә кирәк. Син кайда булсаң да кешеләр белән яшисең, алар белән аралашасын.
Югары Сон мәдәният йортында яшь буын белән "Җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту культурасы" дигән темага әңгәмә үткәрелде. Балаларны үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар. "Агач җимешләреннән, адәм - кыланмышларыннан беленә", – ди халык мәкален дә искә төшерделәр. Әйтеп үткән кагыйдәләрне һәрвакыт истә тотып, үтәп торырга кирәк, дигән нәтиҗә ясалды ахырдан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев